Search results
- Бүген Казанда республиканың басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашында киңәшмә үтте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Анда Россиянең наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе башлыгы Марс шабаев, “Наркотик чаралар һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешен кисәтүдә массакүләм мәгълүмат чараларының роле” дигән темага чыгыш ясап, бүгенге көндә яшүсмерләр һәм яшьләрнең мәгълүматны күбрәк Интернет челтәрендә алуын билгеләп үтте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Аның сүзләренә караганда, интернетта “наркотик” сүзе белән бәйләнешле 11 меңләп сайтка сылтама табып була. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- 2010 елда Россиянең наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе белән Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе арасында наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр һәм аларны әзерләү технологияләре турында мәгълүмат табылган интернет-ресурсларның исемлеген бер-берсенә тапшыру хакында килешү төзелгән. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Марс шабаев хәбәр иткәнчә, Россиянең наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе наркотикларны тарату белән шөгыльләнүче ресурсларны ачыклый, тикшерүләр үткәрә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Шулай итеп, 2011 елның беренче яртыеллыгында республикага, Урал һәм Идел буе федераль округларына, приморье краена наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр кертү белән бәйле җинаятьчел төркемнең эшчәнлегенә чик куелган. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Алар наркотик матдәләрне почта аша тараткан. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- 2011 елның маенда Яр Чаллы шәһәрендә Идарә хезмәткәрләре тарафыннан амфетамин дип аталган психотроп матдә җитештерүче яшерен лаборатория юкка чыгарылган. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Лаборатория төзү өчен химик реактивлар алу һәм әзер продукцияне сату турында игъланнар бирү эше Интернет аша барган. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Марс шабаев сүзләренә караганда, Россиянең наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе тарафыннан бу юнәлештәге «вконтакте» челтәрендә илледән артык төркем, уртыздан артык республика һәм Россия сайтларын ачыклаган. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/